Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе районының театр коллективлары – җиңүчеләр

Алар Ижауда “Зәңгәр шәл” фестивалендә катнаштылар

Ижауда Халыклар Дуслыгы йортында "Зәңгәр шәл" үзешчән театрлар фестивале узды. Анда Удмуртиядән һәм Татарстаннан театр коллективлары спектакльләрдән өзек күрсәттеләр.

Девятернядан “Картаямыни соң йөрәк” халык театры (җитәкчесе Фәнис Арсланов), Гөлшат Мөхәммәтшинаның "Пар аккош" спектакленнән өзек күрсәтеп, беренче урын яулады. Фәнис Арсланов “Иң яхшы роль” номинациясе җиңүчесе булды.

"Миләш чыпчыклары" әсәрен сәхнәләштергән Иске Эсләк авылының "Өмет" театраль коллективы (җитәкчесе Миләүшә Ханова) – өченче урын иясе.

Балалар театр коллективлары арасында чыгыш ясаган Көчек мәктәбе укучылары – беренче урында. Алар, якташыбыз, каләм остасы Наилә Харисова редакциясендә “Сугыш балалары” әсәрен сәхнәләштереп, беренче урын алдылар (җитәкчеләре Илдар Нәбиуллин, Әлфия Шәйхетдинова, Карина Галиуллина).

Көчек мәктәбе укучылары бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында “Җиңү классикасы” бәйгесендә район данын яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев