Әгерҗе Сабантуена бүләкләр җыю графигы билгеле
Әгерҗе халкын бүләкләр җыю акциясенә кушылырга чакырабыз
Иң күңелле һәм яраткан бәйрәмнәребезнең берсе - Сабантуй якынлаша. Ул Әгерҗедә 8 июньдә булачак. Язгы кыр эшләренең тәмамлануын символлаштырган бу бәйрәм һәрчак күңелле спорт ярышлары һәм, әлбәттә инде, юмарт бүләкләр таратылу белән бергщ үрелеп бара.
Сабантуйда катнашучылар һәм кунаклар өчен бүләкләр җыю традициясе бәйрәм кәефенә өлеш кертергә теләүчеләрне берләштерә.
Әгерҗедә яшәүче һәркемне бүләкләр җыю акциясенә кушылырга чакырабыз. Сезнең бүләкләр - тәм-томнар, уенчыклар, көнкүреш әйберләре яки сувенирлар - бәйрәмнең бер өлеше булачак һәм төрле ярышларда җиңүчеләрне шатландырачак.
Бүләкләр җыю графигы:
4 июнь көнне сәг.17:00дә шәһәребезнең түбәнге өлеше: Азиат, Ленин, Яр буе, Тукай, Киров, Кунгуров, Әгерҗе, Шаралапов, Кече Амур, Казан, Азин, Партизан, Пугачев, Татарстан, Кызыл, М. Җәлил, Көнчыгыш, Яшьләр, Т.Гыйззәт урамнары.
5 июнь көнне 17:00дә шәһәребезнең өске өлеше: Нариманов тыкрыгы, Сәетов, Гагарин, Абдрахманов, М.Горький, Чапаев, Островский, Димитров, Г.Камал, Чехов, Калинин, Энергетиклар урамнары.
Шәһәрнең түбәнге өлеше (өстәмә урамнар): Заводская, Колхоз, Кызыл Армия, Крестьян, Толстой тыкрыгы, Вахитов, Трудовая, Казан, Пионер урамнары.
Җаваплы: Л.Айтуганов исемендәге шәһәр Мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Сабантуй берләштерә!
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев