Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе шәһәрендә яшь талантлар һәм тәҗрибәле педагоглар өчен XI Республика конференциясе узды

Конференция барышында 18 студент һәм 10 педагог фәнни эшләр һәм докладлар тәкъдим иттеләр

29 апрель көнне Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллиятенең Әгерҗе филиалы транспорт өлкәсендә кызу фәнни дискуссияләр һәм кыю инновацион идеяләр өчен мәйданчык булды, дип хәбәр итә «Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллияте».

Биредә «Транспорт чаралары: тарихтан алып инновацияләргә кадәр» XI республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

Чарада Татарстанның һәм Удмуртиянең 18 сәләтле студенты тирәнлеге һәм креативлыгы белән таң калдырган уникаль эшләнмәләр, фәнни хезмәтләр тәкъдим иттеләр. 
Педагогик секциядә укытучылар тәҗрибә уртаклаштылар һәм булачак белгечләрне әзерләүгә яңа алымнар эзләделәр. 

Чыгышларны компетентлы экспертлар: 
Гайнетдинов И.С. - Түбән Кама транспорт инфраструктурасы көллиятенең Әгерҗе филиалы директоры,
Мөфтәхетдинова Н.А. - Әгерҗе шәһәренең 2 нче урта мәктәбе директорының укыту эшләре буенча урынбасары,
Мөхәметдинова Г.А. – даими жюри әгъзасы
Гайсина Э.Р. - Әгерҗе эксплуатацион вагон депосы кадрларын әзерләү буенча әйдәп баручы инженер бәяләделәр. 
Липина М.А. – Әгерҗе вагон эксплуатацияләү депосының профсоюз комитеты рәисе 

Конференциядә җиңүчеләр: 
1 урын - В. Дудин 
2 урын - В. Кирпичникова, Р. Шараев 
3 урын - В. Башкиров, Р. Мамедов, Г. Башков 

Котлыйбыз!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев