Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗе үзәк хастаханәсе табибына – ихлас хөрмәтем

Сүзем – Әгерҗе район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Лилия ХӨСӘЕНОВА турында

Миңа бу табиб белән үз гомеремдә өч тапкыр очрашырга туры килде. Сүзем – Әгерҗе район үзәк хастаханәсе табиб-инфекционисты Лилия ХӨСӘЕНОВА турында.

Беренче очрашу

1985 еллар тирәсендә күрше Хәмзә абыйларга мунча бурау өмәсенә кердем. Ул заманда мунча бурау, каралты-кура, өй җиткерү эше бик күп иде. Ул күмәкләп эшләнде. Авыл үсә, барҗылыларның бер өлеше Кичкетаңга күчә. Кеше колхозда акчаны әз ала, болай эшләгәндә бүген аныкы эшләнсә, башка елны синеке эшләнә, акча әз тотыла.

Күрше бурасын өч көндә бурап бетердек. Ләкин берничә көннән хәлем начарлана башлады: ничектер хәл юк, тагын ниндидер билгеләр бар (хәзер онытканмын инде). Балтач больницасына барырга уйладым. Укытудан кайткач, сәгать дүртләрдә барып та җиттем.  Шимбә булгангамы, анда бер ятучы да юк иде. Мин киемнәрне гардеробка тапшырган идем инде.

Шәфкать туташы Фәйрүзәгә: “Әллә мин дә бүген кайтып китеп, иртәгә генә килим микән?” – дидем.

“Шулай эшләсәгез дә була”, – диде ул.

“Алай булса, гардероб ачкычын бирегез әле”, – дидем.

Шкафтан ачкычны алды да бер миңа, бер ачкычына карап тора.

“Замир, күзеңне ныграк ачып, якынрак килеп кара әле”, –  диде (без икебез дә бер ел елгылар идек, шуңа һәрвакыт гади генә сөйләштек).

Мин күзне ачканнан соң карады да, сарырак күренә дип, кулындагы ачкычын кире шкафына тыгып куйды.

“Бүген монда гына кунарга туры килер”, – диде.

Иртә белән вакытлыча куелган табиб килеп мине чакырды (элекке табиб гаиләсе белән Чаллыга күчеп киткән иде).

“Замир абый, сидегегезне алып килегез әле”, – дип, бер кечкенә савыт та бирде.

Сидекне карагач, “синдә сары авыруы булырга тиеш”, – диде.

Һәм иртәгә  Әгерҗегә җибәрәчәкләрен әйтте. 

Әгерҗедә инфекция бүлегенә салдылар. Беренче май көне иде. Кар яңа беткән чак. Хастаханә тирәсендә пычраклык җитәрлек, өмәгә диделәр. Сәламәтлекләре әйбәтләнгәннәргә чыгарга куштылар. Минем бер җирем дә авыртмый, эшкә чыктым. Бер җирдә кызлар җыелып көрәкләр тотып торалар, шунда үсәчәк чәчәкләр турында сөйләшәләр.

“Мин бакча казырга яратам, көрәк тапсагыз, мин дә казыр идем”, – дигәч, көрәк табып бирделәр.

Урыннарын да күрсәткәч, мин эшкә дә керештем. Кайдадыр тагын эшләп йөргәннән соң өмә бетте. Минем дәвалау курсы башланды. Бер җирем дә авыртмый, әз генә хәл юк та шуның белән бетте. Монда танышлар да очрады. Алар бүлмәсенә кереп, хәлләрен  белеп тә чыгам. Мине дәвалый торган табиб Лилия Хөсәенова булып чыкты.

Икенче палатадан чыкканымны күреп: “Галиев, чыгып йөрмә, бүлмәңдә генә ял итеп ят”, – диде.

Мин “ярар” дип әйттем дә, үз палатама кереп яттым.

Икенче көнне система алу тәмамлангач, тагын танышларга кереп чыгарга булдым. Аларның шахмат һәм  шашкалары да бар, шашка да уйнап алдык. Үз палатама чыгуым гына булды, Лилия Мәсгутовна күреп алды.

“Галиев, монда кил әле”, – дип, чакырып алды.

“Галиев, мин 1 май көнне кем икәнеңне белә дә алмадым. Аңлап бетергән булсам, сиңа эш бирмәгән булыр идем, гафу ит инде”, – диде.

Аннан инфекция бүлегендәге сары белән авыручыларның хәле белән таныштыра башлады.

“Красный бордан бер кыз сары белән авырый, аны беләсеңме?” –  ди.

“Беләм, әле икенче хатын да бар”, – дим.

Әнә  шул Красный бор кызының канында билирубин 37, ә Красный бор хатыныныкы 100, ди. Ул сап-сары, ә кызның битендә бер сарылык та юк. Шуларның кайсы ныграк авырый соң, дип сорый. Һәрхәлдә, Красный бор хатыны дип җавап бирдем.

“Ә менә синең билирубиның 500. Шулай булгач, кем ныграк авырый?” – ди.

“Мин” дип җавап бирдем инде.

“Кереп ят, сәламәтлегең тагын да начарланыр. Сине саклавы да авырлашыр”, – диде дә үз бүлмәсенә кереп китте.

Мин дә үз палатама кереп яттым һәм табибның  әйткәннәрен бик озак уйлап яттым.

Мине акылга утыртты ул.

“Син бит укытучы, мәктәптә балаларга да врачлар белән очрашырга туры килсә, аларның сүзен тыңлагыз дип өйрәтергә тиешле кеше”, – дип әйтсә, миңа бик авыр булыр иде.  

Шулай дияргә дә хаклы иде, югыйсә. Мине артык орышмыйча гына әйтәсе сүзләрен дәлилләп гади генә аңлатты. Әле миннән гафу да үтенде. 

Күп кешенең юк-бар өчен вакытын әрәм итеп торасы килми. Мисалга, кайберәүләр кемгәдер зыян китереп полициягә эләгә. Гафу үтен бу эшләрең өчен, диләр. Юк, үтенми, чөнки үзен хаклы итеп күрсәтәсе килә. Судья суд карарын укып, бик күп биргәннәренә шаккаткач кына гафу үтенергә мәҗбүр була. Гафу үтенүдән куркучылар да була.  

 ...Миңа больницада озак ятарга туры килде, билирубин нормага килгәнче 72 көн узды. Кызыбыз шул елны 11 классны тәмамлады. Мин больницада булгач, аның теләкләрен белә алмый калдым. Ул Казандагы химия-технология институтының биотехнология факультетына керергә планлаштырган. Казанга бер генә барганы булды. Биология ярышында катнашып өченче урын алган иде. Имтиханга әзерләнү, аны тапшыру өчен институтның тулай торагына урнаштырып кайтырга кирәк. Казанда туганнар да юк. Көне килеп җитте. Шуларны Лилия Мәсгутовнага аңлатып, Казанга урнаштырып кайту өчен өч көнгә больницадан җибәрүен сорадым.

“Синең хәзер авыру тарату чорың бетте, җибәрермен. Соңыннан кире кайт, билирубиның аз гына нормадан артыграк әле”, – диде.

Шулай итеп, урнаштырып кайттым. Әйбәт кенә укыды, институтны тәмамлады, үз эше буенча җибәрелгән урында эшләде. Хәзер Татарстанның атказанган химигы. Мин дә хастахагәдә дәвалануны дәвам итү өчен кайтып җиттем, ләкин урыныма башка кеше салынган иде. Табибның рөхсәте белән мин кайтып киттем. Шуны әйтәсем килә: Лилия Мәсгутовна бик мәрхәмәтле кеше ул. Институтка имтихан бирү дә, әти-әнидән дә бик зур ярдәм соралуын аңлап, шул ук вакытта больницада дәваланырга кирәклеген дә үлчәүгә салып, Казанга җибәрде. Кызыбыз Әлфиянең укып чыгуында аның да өлеше булды, димен. 

Икенче очрашу

Лилия Мәсгутовна белән икенче очрашуым Әгерҗе больницасында ятуыма 40 елдан артыграк вакыт узгач булды. Хатыным Сания белән бергәләп диспансерлаштыру уза идек. Ул кыеннанрак йөри башлады. Йөреп торды-торуын, ял итә-итә кешеләргә дә бардык, шулай магазинга барып кайта иде. Аның табибка күренергә бик барасы килмәде. Йөреп торам бит әле, 80 яшьне үтеп киткәч аның кадәр генә булыр инде, диде. Ә диспансерлаштыруны узмый булмый, без аны бер елны да калдырмадык. 

Диспансерлаштыру бетте диярлек, соңгы табиб – терапевтка кереп, йомгаклыйсы гына калды.

Шул вакытта Сания: “Барып булмый, аягым бетте, диванга утырып алыйк әле”, – диде.

Бераз киткәннән соң тагын рәтем бетте дип утырды. Шулай итеп, утыргыч саен утыра-утыра табибка барып җиттек. Табиб Лилия Хөсәенова булып чыкты. Миңа таныш, мине дәвалаган врач белән икенче очрашу шулай булды. Мин дә аны танымадым, ул да мине танымады. Соңыннан аның кул астында сары белән 72 көн дәваланганынымны әйттем. 

Саниянең аягын карады да аны кичекмәстән больницага салырга кирәклеген әйтте. Мин һаман да инфекция бүлекчәсендә эшлимен дип направление бирде. Икенче көнне иртәнгә килеп тә җиттек. Аягы сызлаганга, ашаудан да туктаган иде ул.  Берничә көн яткач хирурглар белән дә сөйләшеп, ашыгыч ярдәм машинасында Чаллы хастаханәсендә илтеп куйдылар, мин дә бардым. Шунда ук алып калдылар. Операция ясарлык түгел, кан тамырлары тыгылып беткән дигәннәр, сул аягына ампутация ясатырга кушканнар. Безгә Иҗауда кулайрак булыр дип анда ясаттырдык. Табиб Лилия Мәсгутовнаның тырышлыгы аркасында Сания белән тагын ике ел ярым яшәп калдык. Өйдән баскыч төбенә шуышып үзе килергә өйрәнде, аннан колясканы шунда китергәч, минем ярдәм белән үзе утыра иде.

Бакчада эшләп йөрде, анда чәчәкләргә су сипте, төрле эшләр эшләде. Эшләп торырга ярата иде, ә мин аның өчен дип эш әзерләп тордым…

Өченче очрашу 

Мин салкын тиеп сирәк авырыйм. Башта киленем Гөлназ ютәлләп йөрде. Аннан бакчага йөри торган оныгым Аяз авырып китте. Абыйсы белән апасы да авырдылар. Шулай итеп, авыру миңа да тиде. Ютәл, баш әйләнү, температура булгач скорый чакырттылар. Лилия Мәсгутовна белән тагын очрашырга туры килде. Хәзер инде инфекция бүлегендә эшләмәсә дә, миңа дарулар язып шунда юллама бирде. Минемчә, системаның бик тә ярдәме тиде. 

Минем бик тузган бавырымны дәвалап, 86 яшькә кадәр яшәвем дә врачның оста дәвалавы нәтиҗәсе дип уйлыйм. Боларың барысы өчен дә Лилия Мәсгутовнага бик зур рәхмәтемне әйтәсе килә. 

Замир ГАЛИЕВ,
РСФСРның һәм СССРның мәгариф отличнигы, 
Кичкетаң авылы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев