“Әгерҗе хәбәрләре“ газетасы редакциясе уйнаткан яшелчә турагычны Иж-Бубыйдан Трофимовлар гаиләсе отты
Бүләк уйнату
“Уйламаганда-көтмәгәндә безне зур бүләк белән сөендергәнегез өчен рәхмәт! “Әгерҗе хәбәрләре“нә бүләк отар өчен түгел, яратканга язылабыз. Хәтта хат ташучы китергәнне көтмичә, һәр атнаны гәҗитне почта элемтәсе бүлекчәсенә барып алам“, – диде Маргарита ТРОФИМОВА яшелчә турагычны тапшырырга баргач.
Райондашларга июль, август айларында 2024 елның беренче яртыеллыгы өчен район газетасына срогыннан алда ташламалы бәягә язылу мөмкинлеге тудырылса, без – редакция хезмәткәрләре аннан файдаланган газета укучылар арасында бүләк уйнатырга вәгъдә бирдек. Ул кухняда хуҗабикәләргә бик тә кирәкле яшелчә турагыч җайланма иде. Җәй иң кызу эш вакыты булуга карамастан, “Әгерҗе хәбәрләре“нә ташламалы бәягә язылган, квитанцияләрен редакциягә юллаган райондашларыбызга зур рәхмәт!
Ә бәхетле бүләк ияләре – Иж-Бубыйдан Николай–Маргарита Трофимовлар. Бүләк отулары турындагы сөенечле хәбәрне әйтергә шалтыраткан минутта ук Маргарита Николаевна “Әгерҗе хәбәрләре“н һәр атнаны көтеп алуларын, бигрәк тә авыл тормышы, хезмәт кешеләре, хатын-кыз язмышлары турындагы язмаларны яратып укуларын әйтте. Ул район газетасының һәр санын җыеп баруын, кыш көннәрендә аларны кат-кат укуын да хәбәр иткәч, без – редакция хезмәткәрләре “тел шартлаттык“. Менә шундый тугры, газетабызны яратып укучыларыбыз булу белән бәхетле һәм көчле без!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев