Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

«Әгерҗе хәбәрләре» редакциясе буләкләр уйнатты

Бу юлы барлыгы 14 приз уйнаттык

“Әгерҗе хәбәрләре” район газетасына әбунә барганда без – редакция хезмәткәрләре еш кына “язылу – сездән, бүләк – бездән” дияргә яратабыз. Чынлап та, без газетабызга язылучылар арасында һәрдаим бүләкләр уйнатырга тырышабыз. 2024 елның икенче яртыеллыгына язылу барышында да газетаны почта элемтәсе бүлекчәләре аша яздырган, редакциянең үзенә килеп алучылар һәм хезмәт коллективлары арасында бүләкләр уйнатырга вәгъдә биргән идек. 2 июль көнне бәхетле бүләк ияләрен ачыкладык.  

Иң элек  “Әгерҗе хәбәрләре” һәм “Агрызские вести” газеталарына язылган һәр әбунәчебезгә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Район газетасын яратып укыганыгыз, безнең белән һәрвакыт элемтәдә булганыгыз өчен хөрмәтебез зур сезгә. 

Ә бүләкләргә килгәндә, бу юлы барлыгы 14 приз уйнаттык.

Май, июнь айларында район газетасына почта элемтәсе бүлекчәләре аша язылган 255 әбунәчебездән квитанция алдык. Алар арасында 8 бүләк уйнатылды. 

Салат савытлары җыелмасы – Исәнбайдан Фәридә Җәмилева.

Табигатькә чыкканда кулланыла торган савытлар җыелмасы – Тәбәрледән Эльза Гыймазова.

Тәмле су өчен кувшин – Кадыбаштан Фәния Рәшитова.

Яшелчәләр ваклагыч – А.Мерзлякова (телефонының соңгы номерлары ...8008).

Менажница – Тирсәдән В.Нурмөхәммәтова.

Чәй пешерү өчен чәйнек – Девятернядан Илдус Шәйхетдинов, Мукшурдан Илсир Субаев.

Таралучан азык-төлек өчен савытлар – Кичкетаңнан Алия Исламова.

Район газетасын редакциягә килеп алучылар арасында чәй пешерә торган чәйнекләр уйнатылды. Менә алар бәхетле бүләк ияләре: Богданов, Ф.Абдуллина, Г.Ханова.  

Район газетасына язылуны 2024 елның беренче яртыеллыгы дәрәҗәсендә саклап калган яки арттырган Әгерҗедәге хезмәт коллективлары арасында бу юлы җиңүчеләр түбәндәгеләр:

Сок өчен стаканнар җыелмасы һәм баллы ризык – 4нче балалар бакчасы коллективы.
Чәй һәм баллы ризык – 6нчы балалар бакчасы.
Электр чәйнеге – район кулланучылар җәмгыяте.  

Бүләк ияләрен чын күңелдән котлыйбыз! Киләчәктә дә район газетасы белән бергә булырсыз дип ышанабыз, хөрмәтле әбунәчеләребез! Әгәр бүләкләрне редакциягә килеп алу мөмкинлегегез булмаса, үзебез тапшыру җаен табарбыз. 
   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев