Әгерҗедә 58 яшьлек ир автомобильсез калган
Әгерҗе районы прокуратурасы хәбәр итә
Әгерҗе район суды 58 яшьлек җирле яшәүчегә карата җинаять эше буенча хөкем карары чыгарган.
Судта ачыкланганча, 21 июнь көнне ир-ат “Нива” автомобиле руле артына салмыш хәлдә утырган. Район авылларының берсендә транспорт чарасын ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Шофер медицина тикшеренүеннән баш тарткан һәм аны идарә итүдән читләштергәннәр.
Дәүләт гаепләүчесенең фикере белән килешкән хәлдә, суд ир-атка 300 сәгать мәҗбүри эшкә җәлеп итү рәвешендәге җәза билгеләгән. Ул шулай ук ике ел ярымга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм автомобиле дәүләт кереме хисабына конфискацияләнгән.
Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев