Әгерҗедә ачык һавада шугалаклар барлыкка киләчәк
Боз шәһәрчеге турында аерым әйтми мөмкин түгел
Шәһәрдәшләребезнең үтенечен истә тотып, быел да балаларга шуар өчен таулар ясала. Алар “Яшьлек” һәм “Орешник” ял паркларында, Заводская урамында (47а, б, в йортлары ишегалды), “Кировское” ТОСында урын алачак. Чапаев урамы, 3нче йорт ишегалдында территориясендә ачык һавада шугалаклар барлыкка киләчәк.
Боз шәһәрчеге турында аерым әйтми мөмкин түгел. Узган ел район Мәдәният сарае янында боздан ясалган тәхет һәм паровоз пәйда булгач, күпләр бу матурлыкның кем куллары белән тудырылуы турында кызыксындылар. Әлеге оста – Красный бордан Виталий Коробейников. Узган ел Яңа ел бәйрәмнәрендә генә түгел, Боз шәһәрчеге эреп беткәнче, анда балалар рәхәтләнеп уйнадылар.
Быел да аның оста куллары белән төзелүче Боз шәһәрчеге балаларның гына түгел, олыларның да яратып йөри торган урынына әйләнер дип уйлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев