Әгерҗедә “Автосессия–2023“ бәйгесе узды
Беренче урынны Михаил Халтурин, Данил Иделбаев, Ким Абдуллин командасы алды
Түбән Кама агросәнәгать көллиятенең Әгерҗе филиалы студентлары ЮХИДИ бүлекчәсе һәм Әгерҗе районындагы “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы“ учреждениесе уздырган “Автосессия–2023“ бәйгесендә сыналдылар.
Алар теоретик биремдә юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган 20 сорауга җавап бирделәр. Аннан соң машинаны фигуралы йөртүдә осталыкларын күрсәттеләр.
Беренче урынны Михаил Халтурин, Данил Иделбаев, Ким Абдуллин командасы алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев