Әгерҗедә һәм авылларда санитар-экологик икеайлык старт алды
Традцион рәвештә, өмәләр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә уза
1 апрельдән республикабызның барлык районнарында кебек үк, Әгерҗедә һәм авылларда санитар-экологик икеайлык старт алды.
– Үзегез күреп торасыз: елга буйларында да, оешма-предприятие территорияләрендә дә чүп бик күп. Шуңа күрә эш барыбызга да җитәрлек, – дип ассызыклады “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Ниязов эшлекле сишәмбе киңәшмәсендә ясаган чыгышында.
Район башкарма комитетының санитар-экологик икеайлык уздыруга кагылышлы күрсәтмәсендә (ул район сайтында урын алган) билгеләп үтелгәнчә, чараны оештыру һәм уздыру буенча оператив штаб булдырылган.
– Әмма кемнеңдер әйтүен һәм 1 апрель җитүен көтеп торырга кирәкми. Шәһәр оешма-предприятиеләренә караган территорияләр исемлеге электрон почта аша таратылды. Үз территорияләрен тәртипкә китерә башлаган коллективлар да бар инде. Алар үрнәгендә башкаларны да икеайлыкка актив рәвештә кушылырга чакырабыз, – диде Рафаэль Эрнст улы.
Традцион рәвештә, өмәләр чәршәмбе һәм җомга көннәрендә уза. Башкарылган эш турындагы фотомәгълүматны шәһәр башкарма комитеты электрон почтасына юллап барырга кирәк.
Шәхси йорт хуҗалары арасында да кулларына көрәк-себерке алучылар бар инде. Бу уңайдан аларга шунысы мәгълүм булсын: санитар икеайлык дәвамында физик затларга бер тапкыр җыелган чүпне үз транспортларында шәһәрдәге каты-көнкүреш калдыклары полигонына илтү мөмкинлеге бирелә. Моның өчен башта “Төзелеш идарәсе” предприятиесеннән (адресы: Энергетиклар урамы, 8нче йорт) рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Чүпне илтү өчен транспортлары булмаганнарга шушы ук предприятиенең әлеге хезмәтне күрсәтү мөмкинлеге дә бар. Иң элек заявка бирү һәм әлеге хезмәт өчен түләүне башкару мөһим. Белешмәләр өчен телефон: 22931.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев