Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә якташыбыз Ләбиб Айтугановны искә алдылар

Аның тууына 90 ел тулуга багышланган тирән эчтәлекле кичә булды

Бүген район мәдәният сараенда Нарат авылында туып-үскән якташыбыз, татар музыка эшлеклесе, танылган җырлар авторы, шагыйрь, радиожурналист, оста җырчы, композитор Ләбиб Айтугановны искә алу кичәсе узды.

Аның кызы Миләүшә ханым, Казаннан җырчылар алып килеп, әтисен искә алу кичәсен тирән мәгънәле итеп уздыруга зур өлеш кертте. Кичәдә район башлыгы Ленар Нургаянов, Миләүшә ханым үзе, Ләбиб Айтугановның якташлары – аның исемен йөртүче Девятерня мәктәбе коллективы һәм укучылар чыгышлар ясадылар.

Чара барышында Ләбиб Айтуганов турында истәлекләр яңгырады, башкалабызның танылган артистлары аның җырларын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев