Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә яңа мәчет төзелә

Бер катлы яңа мәчет бинасы үзенчәлекле проект буенча сафка бастырыла

Исегезгә төшерәбез, Әгерҗегә Иж-Бубый ягыннан керү уңаенда берьюлы өч зур объект төзелә. Болар – яңа мәктәп, күпфункцияле үзәк һәм мәчет. Аларда булып, төзелеш мәйданнарында нинди эшләр башкарылганлыгын һәм тагын ниләр эшләнәчәген белдек.

Яңа мәчет диварларының да соңгы вакытларда күзгә күренеп күтәрелүен бу тирәдән узып йөрүчеләр тоймый калмагандыр.

– Әлеге мәчет игелекле кардәшләребез ярдәме белән төзелә. Кемдер акчалата булыша, кемдер – төзелеш материаллары белән, – ди район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин.

Бер катлы яңа мәчет бинасы үзенчәлекле проект буенча сафка бастырыла. Манара, гөмбәз, ярымай – боларның барысын да ерактан үк җәлеп итәрдәй матур итеп эшләү күзаллана.

– Шәһәргә керү уңаенда урын алачак мәчет бу тирәгә аерым ямь биреп торыр, юлчылар өчен дә уңайлы булыр дип уйлыйбыз, – ди хәзрәт.

Ә быелга диварын күтәреп бетереп, түбә астына кертергә ниятлиләр. Төзелеш эшләрен Ижаудан килгән бригада эшчеләре башкара.

– Төзүчеләргә рәхмәттән башка сүз юк: көзге көннең салкынлыгына, яңгырлар явуына карамастан, эш тукталмый, – ди имам-мөхтәсиб.

Ислам дине буенча мәчет салуга аз гына өлеш кертү дә изге эшләрдән санала.

– Мондый игелекле эшкә ярдәм итү, һичшиксез, зур савап ул. Мәчет сафка басканнан соң анда намаз, Коръән укуның, гыйбадәт кылуның савабы аны төзүгә өлеш керткән һәр кешегә дә булачак. Моны яхшы аңлаган ата-бабаларыбыз да һәрвакыт андый изге эшләрдә катнашырга ашыкканнар, – ди хәзрәт. – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең “Кем дә кем дөньялыкта мәчет төзетсә, Аллаһ аңа җәннәттә йорт салыр” дигән хәдисе барлыгын да онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев