Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче Нәзилә ГЫЙЛЬМИЕВА алтын көздә олуг юбилеен – 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды

«Ходайга озын гомер биргәне, сәламәтлек бүләк иткәне өчен рәхмәтле мин”, – ди тыл һәм хезмәт ветераны

Әгерҗедә яшәүче Нәзилә ГЫЙЛЬМИЕВА алтын көздә олуг юбилеен – 95 яшьлек гомер бәйрәмен каршы алды. “Бик рәхәт яшим. Күзләрем күрә, колакларым ишетә, аякларым йөри. Ходайга озын гомер биргәне, сәламәтлек бүләк иткәне өчен рәхмәтле мин”, – ди тыл һәм хезмәт ветераны.

...Ишле гаиләдә үсә Нәзилә. Әти-әнисе дүрт балага гомер бүләк итәләр. Аларның барысы да әти-әниләре кебек эш яратып үсәләр.

–  Күз алдына китерегез әле, мин, 13 яшемдә олы апаларга ияреп, Свердлауга кадәр маллар озатып йөрдем. Ачык вагоннарда бара идек бит. Ничек курыкмаганмын, хәзер шуларны искә төшерәм дә шаккатам, – ди Нәзилә апа.

Сугыш вакытында булган хәлләр бу. Әгерҗе совхозында ул елларда күп малларны, әнә шулай, читкә озатканнар. Нәзиләнең әтисе Әхмәт тә сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән. Яраланып 1943 елда туган якларга кайта ул.

–  Әти-әни безне ач-ялангач итмәс өчен тырыштылар. Үзебез дә батыр йөрәкле булганбыз. Бер эштән курыкмый идек, – ди Нәзилә апа. 

Ул үсмер чакларында ук ипи пешереп, аны Әгерҗе вокзалында пассажир поездларында сатып йөри. Шул рәвешле, гаиләгә азмы-күпме акча юнәтә. Соңыннан үзе Әгерҗе ОРСының ипи заводына эшкә урнаша. Һәм 44 ел гомерен әлеге предприятиегә багышлый.

–  Мин, заводта әзерләнгән азык-төлекне төяп, кибетләргә озата идем. Көненә 12шәр тонна товар төягән чаклар булды, – ди Нәзилә апа.

Эш яраткан Нәзиләне хезмәттәшләре дә хөрмәт итәләр. Лаеклы ялга чыккач та әле ул биредә сигез ел хезмәт куя. Гаилә бәхетен дә биредә таба. 1950 елда заводта кочегар булып эшләгән Нурлыгаян белән танышып 59 елга якын бәхетле парлы гомер кичерәләр. Өч балаларын үстереп олы тормыш юлына чыгаралар. Ринат белән Зиннур Әгерҗедә төпләнгәннәр. Кызлары Ризидә Ижауда гомер кичерә. Өчесе дә – әниләренең төп таянычы.

–   Әнкәй гомере буе ачык йөзле һәм гадел булды. Чисталык, тәртип яратты, –  ди Ризидә ханым.

93 яшенә кадәр Азиатский урамында шәхси йортта үз көнен үзе күреп яши Нәзилә апа. Кышын кар да көри, җәен бакча да үстерә. Ике ел элек балалары: “Әни, җитте, сиңа ял кирәк”, – дип фатир сатып алалар.

–  Ияләшүе авыр булмады. Җылы, якты, матур фатирымда бик рәхәт, – ди Нәзилә апа.

Балалары, күпсанлы онык-оныкчыклары, туганнары һәрвакыт хәлен белеп торалар. Кызы Ризидә әнисе янына еш кайта. Аны тәмле ризыклар белән сыйларга ярата. Икесе бергәләп дөнья, район хәлләрен сөйләшеп утыралар.

–  Үзебез җитмеш яшькә якынлашып килгәндә дә “әни” дип әйтерлек кадерле кешебез булу – бик олы бәхет ул. Без әнидән әле дә киңәшләр сорыйбыз. Аның хәер-фатихасын алып яшибез. Әниебезнең гомер көзе тыныч, бәрәкәтле булуын телибез, – ди Ризидә ханым.

Ххх

Тыл һәм хезмәт ветераны Нәзилә Гыйльмиеваны 95 яшьлек юбилее белән халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зарипова котлады, Россия Президенты һәм район башлыгының котлау открыткаларын, чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев