Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә яшәүче туксан биш яшьлек ветеран җәен бакча утый, кышын бәйләү белән шөгыльләнә

Мәснәвия апа Исмәгыйлева гомер буе тормышны яратып яши

Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Мәснәвия Исмәгыйлева 95 яшьлек гомер бәйрәмен өч кызы, ун оныгы, унөч оныкчыгы янәшәсендә сөенеп каршы алды. Аны олуг юбилее белән район халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Альмира Зарипова, локомотив депосының ветераннар советы рәисе Асаф Әбсәләмов котлап, бүләкләр тапшырдылар. 

Мәснәвия апа гомер буе эш яраткан, локомотив депосында хезмәт куйганда да тырышлыгы, җитезлеге, өлгерлеге белән үрнәк күрсәткән. Күптән лаеклы ялда булса да, унынчы дистәсен вакласа да, эшсез торалмый. Җәен бакча утый, кышын бәйләү белән шөгыльләнә, күп китап укый. Әле чәкчәк тә пешерә. Биш вакыт намазын калдырмый, ураза тота. "Әниебез безгә һәрчак үрнәк", диләр кызлары да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев