Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветеранына туксан биш яшь тулды
Сәйдәт Закирова бәхетле гомер кичерүенә сөенә
– Әле кайчан гына 90 яшьлек юбилеемны зурлап билгеләп үткән идек. Биш ел вакыт узганы сизелмәде дә, 95емә дә килеп җиттем, – ди Сәйдәт әби.
Ул Тәбәрледә туып-үскән, балачакта бик күп авырлыклар күргән, тормыш иптәше Гыйльмулла белән гаилә коргач яшәргә Әгерҗегә килгән, күп еллар тимер юлда хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан гади, әмма олы йөрәкле Ак әби ул.
Күп еллар элек ире вафатыннан соң Сәйдәт апа Ижауда яшәүче улы Рафинатка, Әгерҗедәге төпчеге Фаат гаиләсенә һәрдаим олы терәк булып яши. Кызганыч, бер ел элек олы улы Рафинат вафат була. Сәйдәт апа гомеренең ак чәчәкле матур вакытын килене Мөнирә, улы Фаат, оныклары Марсель гаиләсе хөрмәтендә уздыра.
Сәйдәт апаны Әгерҗедә уңган бакчачы, аш-су остасы, чисталык-пөхтәлек яратучы буларак та беләләр. Сәйдәт апа җырларга да бик оста. Гомер бәйрәме көнендә ул борынгы матур җырларны да сузды.
– Күптән түгел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан медаль тапшырып та сөендергәннәр иде. Бүген тагын бүләкләргә күмделәр, – диде Сәйдәт апа.
Аны олуг юбилее белән “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге җитәкчесе Илнар Гыйззәтуллин котлады һәм Россия Президенты, район башлыгы исеменнән котлау открыткалары, бүләкләр тапшырды.
– Сез тормышның ачысын-төчесен күрсәгез дә, көчле, нык буын булдыгыз. Ходай картлык көннәрегездә рәхәт күрергә язсын, – дип изге теләкләрен җиткерде Илнар Бәгъзанур улы.
Юбилярга иң изге теләкләрен локомотив депосы ветераннар советы рәисе Асаф Әбсәләмов та җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев