Әгерҗедә яшәүче Вәлиевлар гаиләсе торак белән тәэмин итү программасы кысаларында сертификат белән бүләкләнде
Гаилә елында мондый ярдәм – яшь гаиләгә бик зур бүләк ул
Хыялыбыз чынга аша, диләр Әгерҗедә яшәүче күп-балалы Илнур–Гөлшат ВӘЛИЕВлар. Аларга ТРда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында сертификат тапшырылды.
– Күпбалалы гаилә өчен мондый ярдәм бик тә мөһим. Туган җирдә, туган шәһәрдә үз йортың булу – бик зур бәхет. Ул бүгенге тормышны ышанычлы итеп алып бару белән бергә, киләчәккә планнар корырга да мөмкинлек бирә, – дигән сүзләр белән тапшырды сертификатны район башлыгы Ленар Нургаянов.
Гаилә башлыгы Илнур – тимер юлда машинист, Гөлшат – тимер юл поликлиникасы хезмәткәре, хәзерге вакытта нәни Иделия белән декрет ялында. Иделиянең бер абыйсы Дамир – 2нче мәктәпнең 1 сыйныф укучысы, икенчесе Самир 5нче балалар бакчасына йөри.
– Барлык уңайлыклары булган үз йортыбыз белән яшисебез килә. Һәр баланың үз бүлмә се булуын телибез, – ди Илнур.
Әлеге программа турында социаль челтәрләрдән укып белгәннәр. Тиешле документларны җыюга бер елдан артык вакыт киткән.
– Хыялыбызга якынаерга мөмкинлек биреп, безгә ярдәм кулы сузган һәркемгә их лас рәхмәтле без, – диләр Вәлиевлар.
1 миллион 291 мең 500 сумлык сертификатны йорт сатып алуга тотачаклар. Гаилә елында мондый ярдәм – яшь гаиләгә бик зур бүләк ул
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев