Әгерҗедә имам-мөхтәсиб сайладылар
Әгерҗенең “Нур” мәчетендә узган мөхтәсибәт җыелышында соңгы дүрт елда башкарылган эшләргә исәп-хисап ясалды, имам-мөхтәсиб сайланды
Җыелыш эшендә ТР Рәисе аппаратының Дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе баш белгече Раил Гомәров, район башлыгы Ленар Нургаянов, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, мәхәллә имамнары, мөгаллимәләр катнаштылар.
– Бүген Әгерҗе районында 36 мәчет бинасы бар, бер мәдрәсә эшли. Узган ел Әгерҗедәге яңа татар зираты борылышында тагын бер яңа мәчеткә нигез салынды. Аның янында мәетне соңгы юлга озату үзәге төзү дә ниятләнә, – дип таныштырды Габделкәрим хәзрәт. Ул мәчетләрнең биналарын һәм җирләрен рәсмиләштерү буенча эшнең барышы белән дә таныштырды. Уку-укыту барышы турында да бәян итте. Быелгы уку елында Әгерҗенең үзендә ике мәчеттә һәм 13 авыл мәчетендә ислам дине нигезләре буенча курслар оештырылган.
Мәчет әһелләре махсус хәрби операция зонасы хәрбиләренә ярдәм итүдән дә читтә калмыйлар. Алар хәрби операциядәге мөселман кардәшләргә мобиль мәчет алуда, хәрбиләргә гуманитар йөк илтү өчен юл чыгымнарын каплауда үз өлешләрен керткәннәр.
Габделкәрим хәзрәт мөхтәсибәт тарафыннан оештырылучы массакүләм чараларга да тукталды. Болар – Ураза һәм Корбан гаетләрен шәһәр паркларында уздыру, Саклау җыенын оештыру, Рамазан ае дәвамында ифтар ашлары үткәрү һәм башкалар.
– Имамнарга бик тә җаваплы да, авыр да бурыч йөкләнгән, ул да булса – халыкны тәрбияләү. Без аларны үз үрнәгебездә тәрбия кылырга тиешле. Мәчетләр аларда азан яңгырап торганда, халык йөргәндә генә күркәм була. Шуңа күрә алардагы чисталык, тәртипне тәэмин итү белән бергә имамнар шул якны да кайгыртырга тиешле. Әгәр авыл өстендә азан яңгырамаса, гөнаһы бөтен авылга була, – дип сөйләде Равил хәзрәт Зөфәров.
Ленар Нургаянов та үз чыгышында мәчетләрнең ачык булырга тиешлегенә басым ясады.
– Халыкны тәрбияләргә, мәчетләргә чакырырга кирәк.Бу яклап имамнарга теләктәшлек күрсәтү мөһим, – диде Ленар Фәрит улы.
– Мәчетләрдә азан яңгырарга тиеш, Бу – сезнең төп бурычыгыз – дип өндәде Раил Рафаил улы да.
Равил хәзрәт Зөфәров имамнарга Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тәкъдиме белән алдагы биш елга район имам-мөхтәсибе итеп Алмаз (Габделкәрим) хәзрәт Гыйззәтуллинны сайларга киңәш итте. Әлеге тәкъдим бартавыштан кабул ителде. Равил хәзрәт имам-мөхтәсибкә шәһадәтнамә тапшырып, алдагы эшчәнлегендә уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев