Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә инвалид бала җәрәхәт алган

Агымдагы елның апрелендә инвалид бала күтәргән хатын хастаханәдән чыкканда чистартылмаган бозлы пандуста таеп китә һәм егыла

Әгерҗе районы прокуратурасы Әгерҗе район үзәк хастаханәсе бинасына керү уңаендагы пандустан егылу нәтиҗәсендә инвалид баланың җәрәхәт алу факты буенча тикшерү уздырган. 

Агымдагы елның апрелендә инвалид бала күтәргән хатын хастаханәдән чыкканда чистартылмаган бозлы пандуста таеп китә һәм егыла. Нәтиҗәдә, бала җәрәхәтләр ала. 

Район прокуратурасы рухи яктан китерелгән зыян өчен инвалид бала файдасына хастаханәдән компенсация алу турындагы дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итә. 

Суд ведомствоның таләбен канәгатьләндерә, әмма китерелгән зыян ирекле рәвештә каплану сәбәпле (җавап бирүче зыян күрүчегә 50 мең сум акча түләгән), эш туктатыла. 

Суд карары әлегә үз көченә кермәгән. 

(Әгерҗе районы прокуратурасы материаллары буенча).   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев