Әгерҗедә инженер челтәрләрен алыштыруга 400 млн тотылачак
Ике ел эчендә алыштырыла торган торбаларның гомуми озынлыгы 34 км тәшкил итәчәк
Әгерҗедә инженер челтәрләрен алыштыруга этаплап 400 млн сумга якын акча җибәреләчәк. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гомуми суммадан 200 млн сумы 2023 елда ук һәм тагын 195 млн - 2024 елда бүлеп биреләчәк.
Ике ел эчендә алыштырыла торган торбаларның гомуми озынлыгы 34 км тәшкил итәчәк, шуларның 15 км - агымдагы чорда алыштырылачак.
Болар барысы да 2023-2024 елларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча федераль программа ярдәмендә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев