Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә күп балалы ананы медаль белән бүләкләделәр

Бүләкне Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев тапшырды

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән балаларны тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда күрсәткән хезмәтләре өчен Әгерҗедән биш бала анасы Козачук Елена Николаевна «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнде.

Күп балалы анага бүләкне Әгерҗе районы башлыгы Азат Вәлиев тапшырды. Ул Елена Николаевнага балаларга лаеклы тәрбия биргәне өчен рәхмәт белдерде, бер-берсен сакларга, мәхәббәт һәм татулыкта яшәргә теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев