Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә «Милләтләр йөгереше“ дип аталган спорт чарасы узды

Бу көнне сәламәт яшәү рәвешен сайлаган 400ләп шәһәрдәшебез йөгерү юлларына чыкты

Узган шимбәдә Әгерҗедәге “Орешник“ ял паркында тардицион “Милләтләр йөгереше“ дип аталган спорт чарасы узды. Бу көнне сәламәт яшәү рәвешен сайлаган 400ләп шәһәрдәшебез йөгерү юлларына чыкты.  

Һава торышы болытлы булса да, спорт сөючеләрнең кәефе күтәренке иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рөстәм Шәрипов, аларны сәламләп, уңышлар, җиңелллекләр теләде. 

Йөгерү юлларына иң беренче булып 2011-2012 елгы яшүсмерләр бастылар. Алар 400 метр араны күз ачып йомганчы уздылар. Бу көнне укучылар белән бергә, спорт сөюче ветераннар да йөгерделәр. Җанатарлар йөгерү юлларына баскан һәркемгә көч бирделәр. 

Финишка беренче, икенче, өченче булып килүчеләргә медальләр, Грамоталар тапшырылды. 

Бу көнне авылларда да укучылар, спорт сөючеләр “Милләтләр йөгереше“нә кушылдылар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев