Әгерҗедә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе узачак
Мәйданда үзешчән артистлар җыр-биюләр дә тәкъдим итәчәк
1 октябрь, шимбә, Әгерҗедә Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм ярминкәсе була.
Ул, гадәттәгечә, район хакимияте һәм район Мәдәният сарае каршындагы мәйданнарда уза. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, авыл җирлекләре Советлары, шәхси хуҗалыклар тарафыннан әгерҗелеләргә ит, бәрәңге һәм башка төр яшелчәләр, ашлык, печән-салам сату оештырыла.
Мәйданда үзешчән артистлар җыр-биюләр дә тәкъдим итәчәк .
12+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев