Әгерҗедә өмәләр дәвам итә
Территорияләрне тәртипкә китерү өмәләре дәвам итә. Район җитәкчелеге әлеге эшләрне ике атна эчендә тәмамлау бурычын куйды
Әгерҗедә җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү тәмамланганнан соң территорияләрне тәртипкә китерү эшләре башланды.
– Узган атнада җомга көнне төрле оешма-предприятиеләрдән 200гә якын кеше катнашында гомумшәһәр өмәсе узды. Күмәк эшкә үз өлешен керткән һәркемгә зур рәхмәт, – диде эшлекле сишәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Ленар Нургаянов.
– Күпкатлы йортлар территорияләре өчен җаваплы “Хәлим” хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында көндәлек режимда ишегалларын, юлларны, отмосткаларны тәртипкә китерү бурычы тора. Узган атнада “коробка”дагы һәм Гоголь урамы, 3, 5нче йортларның ишегалды территорияләрен тәртипкә китерүдә дистәдән артык коллектив вәкилләре дә эшләде. Уртак тырышлык белән бик күп эш башкарылды, – дип ассызыклады үз чыгышында “Әгерҗе шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лилия Шәрипова. – МЧС хезмәте ишегалдын юу өчен машина белән тәэмин итте.
Территорияләрне тәртипкә китерү өмәләре дәвам итә. Район җитәкчелеге әлеге эшләрне ике атна эчендә тәмамлау бурычын куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев