Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедә пленэр зур күргәзмә белән тәмамланды

Әлеге иҗат эшләрендә табигать күренешләре дә, тарихи һәм истәлекле урыннар да күп

Россиянең төрле төбәкләреннән һәм якын чит илдән Красный борга килгән 50дән артык рәссам ике атна дәвамында пумала һәм буяулар ярдәмендә безнең районның матур урыннарын рәсемгә төшерде. 

Әлеге иҗат эшләрендә табигать күренешләре дә, тарихи һәм истәлекле урыннар да күп. Бу вакыт аралыгында “Радуга талантов“ балалар иҗаты йортында, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, “Наз“ приютында тәрбияләнүчеләр, Красный бор мәктәбендә укучылар өчен мастер-класслар үтте. Әлеге “дәрес“ләр яшь талантлар өчен сәнгать дөньясына чуму, танылган рәссамнардан бай тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә бирде. 

Шунысын да әйтергә кирәк, Әгерҗе районы рәссамнарны икенче ел рәттән кабул итте. Бу юлы иҗади эзләнү чикләре тагын да киңәйде. Ә проект “Радуга талантов“ балалар иҗаты йорты җиңү яулаган федераль бәйге кысаларында тормышка ашырылды. 

Табигатькә чыгу, районның истәлекле урыннарында булу, халык белән очрашулар, милли бизәкләр, этюд эшләре... Ике атналык эшкә тантаналы төстә йомгак ясау узган көнне район Мәдәният сарае сәнгать яратучы укучылар, студентларны, оешма җитәкчеләрен, райондашларны һәм бәйрәмнең төп сәбәпчеләре – плэнерда катнашучыларны җыйды. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Шәрипов, чараны ачып, район җитәкчелеге исеменнән олы рәхмәтен җиткерде һәм киләсе елга да очрашулар насыйп булуын теләде. 

Сәхнә түрендә плэнерда катнашкан һәркем хөрмәтләнде. Бу мизгелләрдә дә рәхмәт сүзләре тынып тормады. 

Катнашучылар исеменнән ТР Рәссамнар берлегенең плэнер-күргәзмә эшчәнлеге координаторы Антонина Елисова чыгыш ясады. 

–    Әгерҗе районы искиткеч матурлыгы, бай табигате белән генә түгел, кунакчыл халкы белән дә таң калдырды. Безгә иҗат итәр өчен бар уңайлыкларны тудырган һәм район тарихына үз өлешебезне кертергә мөмкинлек биргән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – диде ул.  

Чара район Мәдәният сараеның кече залына куелган рәсемнәр күргәзмәсен карау белән тәмамланды. Бу көнне рәссамнар белән аралашырга, алар белән фотога төшәргә, үзеңне кызыксындырган сорауларга җаваплар да алырга мөмкин булды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев