Әгерҗедә район башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде
Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә
Әгерҗе муниципаль районы Советының XXVI утырышында депутатлар район башкарма комитетының яңа җитәкчесе өчен тавыш бирделәр. Ул Ленар Нургаянов булды. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурста сайлап алу нәтиҗәләре буенча ике кандидатура тәкъдим ителде - район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Нургаянов Ленар Фәрид улы һәм "Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вәлиев Руслан Рамил улы.
Ленар Фәридович үзенең чыгышында Әгерҗе районын системалы рәвештә үстерергә җыенуын белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев