Әгерҗедә Россиянең Дәүләт флагы көне узачак
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелә
22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм хөрмәтенә Әгерҗенең үзәк паркында тантаналы чара узачак. Шәһәр халкы һәм кунакларны иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасы, патриотик акцияләр һәм башкалар көтә.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында узачак.
Башлана: 16.00 сәгатьтә
0+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев