Әгерҗедә ветеран диңгезчеләр хөрмәтләнделәр
Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан аларга медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды
Бүген Әгерҗедәге Мәңгелек ут янында Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.
Анда бер төркем диңгезчеләргә төрле дәрәҗәдәге медальләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ветеран диңгезче Раиф Гәрәев “Актив остазлык эшчәнлеге өчен” медаленә лаек булды. Артур Минһаҗев, Никита Кулагин “Россия диңгез пехотосына – 310 ел” истәлек медале белән бүләкләнделәр.
Хәрби диңгез флоты ветераннарының район советына һәрдаим ярдәм иткәннәре өчен Илдар Исмәгыйлев, Фәнил Шаһиев, Руслан Максимов, Андрей Окишевка Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бүләкләнүчеләрне район хәрби комиссары Илгиз Галиев һәм Хәрби диңгез флоты ветераннарының район советы рәисе Илнар Закиров котладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев