Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедә хәрбиләр һәм волонтерлар белән очрашу узды

Безнең чорның чын геройлары

Әгерҗенең «Дуслык» кафесында махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр, аларның якыннары һәм волонтерлык хәрәкәте активистлары белән очрашу узды. Күптән көтелгән җылы очрашуны район башлыгы Ленар Нургаянов  ачып җибәреп, батыр йөрәкле, кыю, тәвәккәл хәрбиләрне туган җирләрендә исән сау күрүенә сөенүен белдерде. 

–    Сезнең исемгә күпме генә рәхмәт сүзләре яудырсак та аз булыр кебек. Ә сезнең өчен җан атып торучы волонтерлык хәрәкәте вәкилләре – безнең чорның чын геройлары. Алар ярдәме белән күп игелекле эшләр башкарылып, хәрбиләргә бу ел эчендә 15 тапкыр гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды. Күңелләре - киң, йөрәкләре - җылы шәһәрдәшләребез, райондашларыбыз булганда бу авырлыкларны җиңеп чыгуыбызга бер шигем юк, – диде Ленар Фәритович.

Районда берничә волонтерлык хәрәкәте берләшмәсе бар. Аларның иң зурысы – Әгерҗедә. “Бердәмлектә – көч” дип аталган актив командада 20ләп оештыручы активист бар. Алар башкаларны да игелекле эшкә әйдәп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү йөзеннән кулларыннан килгәннең барын да эшлиләр. Шәһәр халкы, райондашларыбыз да читтә калмый. Кичләрен җыелып челтәр үрәләр, коры аш, чәй тутыралар, юрган, урын-җир тегәләр, шәм ясыйлар, азык-төлек, дарулар алып  киләләр, акчалата ярдәм күрсәтәләр. Очрашу барышында активист райондашларыбыз махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларга гуманитар ярдәм җыюда күрсәткән ярдәмнәре, ирекле эшчәнлекне үстерүгә керткән өлешләре өчен район башлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.“Без Чаллы, Казан, Зәй, Алабуга шәһәрләре белән дә хезмәттәшлек итәбез, үзара ярдәмләшеп эшлибез”, диде Әгерҗенең актив волонтеры Алсу Муллахмәтова.

–    Бүгенге көндә безнең  Кичкетаң җирлегеннән дә 6 егетебез махсус хәрби операция зонасында иминлегебез сагында тора. Без ышанабыз, бу афәтләр тәмамланып, киләсе Яңа ел  бары тик сөенечләр генә алып килер, – диде Барҗы-Умганың актив волонтеры Рәмилә Хикмәтуллина.
Чара мәдәният йорты хезмәткәрләренең патриотик хисләр белән сугарылган чыгышлары белән үрелеп барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев