Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедәге “Алтын ачкыч” балалар бакчасына өлкәннәрне бәйрәмгә дәштеләр

Биредә гомерләрен бакчада эшләүгә багышлаган ветераннар җыелды

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында шәһәребезнең 1нче “Алтын ачкыч” балалар бакчасына биредә эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарны бәйрәмгә җыйдылар.

Иң башта узган ел республика программасы буенча капиталь төзекләндерү уздырылган бакча булйлап экскурсия уздырдылар. Татар теле, логопед бүлмәләре, азык-төлек блогы, заманча үзгәртелгән кер юу бүлмәсе, яхшы иркен төркем бүлмәләрен күргәч өлкәннәр соклануларын белдерделәр. Спорт залында балалар белән бергә алар да гимнастика ясадылар. Бәйрәмчә җиһазланган музыка залында балалар бакчасы коллективы тарафыннан мул табын әзерләнгән иде. Бакча мөдире Гөлнара Шурманова, профсоюз җитәкчесе Налия Дәүләтшина иң изге теләкләрен җиткерделәр. Зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары биеделәр, татарча шигырьләр сөйләделәр, җырлап та күрсәттеләр. Кичәне алып барган хезмәткәрләр Миләүшә Хөрмәтова, Рәсилә Уразаева төрле уеннар уйнаттылар. Уен барышында иң өлкән кунак Кадрия Габденуровна биеде, Минзилә һәм Фәния апалар яшьлек җырларын искә төшерделәр. Кунаклар арасында 3нче балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннар да бар иде. Резеда Котдусовна Эдуард Успенскийның “Әгәр мин кыз булсам” шигырен сөйләде. 
Бәйрәм кунагы Рамилә Минемөхәммәтова матур җырлары белән сокландырды.

Кунаклар арасында иң хөрмәтле кунак, бакчабызның беренче мөдире Сания ханым Сафиуллина бәйрәм барышында туган уй-фикерләрен җиткерде: 

–    Без бүген бик матур бәйрәмдә булдык. Ремонттан соң балалар бакчасы искиткеч үзгәргән, заманча төсмер алган. Балалар да бик осталар. Бигрәк тә ошаганы – бакчада туган телебезгә өйрәтү бара. Мондый бакчада эшләү – бер бәхет, – диде.

Күп еллар буе бакчада хуҗалык мөдире булып эшләгән Минзилә Вәлитова да җылы теләкләрен җиткерде һәм күңел кылларын тибрәтерлек бәйрәм оештырганнары өчен бакча коллективына рәхмәт әйтте. 

–    Бу көн барыбыз өчен дә чын бәйрәмгә әверелде, чөнки ул безгә өлкән буынны хөрмәт итү һәм кайгыртуның мөһимлеген искә төшерде, – диделәр бакча хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев