Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗедәге тимер юл объектларына карата өстәмә саклану чаралары кабул ителә

Террорчылыкка – ЮК!

Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы киңәйтелгән форматта узды. Анда оешма-предприятие җитәкчеләре, ФСБ (Федераль куркынычсызлык хезмәте) һәм прокуратура вәкилләре катнашты. Бу тимер юл объектларында террорчылыкка каршы сакланганлык чараларын көчәйтү кирәклеге белән бәйле.

– Транспорт террорчылар өчен һәрвакыт потенциаль, игътибарны җәлеп итә торган объект булып кала. Бүген террорчылык янаулары арту күзәтелгәндә тимер юл объектларына карата өстәмә саклану чаралары кабул итмәү берни дә эшләмәүне аңлата, – дип ассызыклады комиссия рәисе, район башлыгы Ленар Нургаянов. – Муниципалитет, үз чиратында, турыдан-туры җәмәгатьчелек иминлегенә йогынты ясаучы мәсьәләләрне хәл итүдә арадашчы булырга әзер.

Объектның территориаль һәм ведомство билгесе буенча нәрсәгә каравы да мөһим түгел. Безнең шәһәр – бердәм территория һәм иминлек мәсьәләләрендә “безнеке-чит”кә бүлүгә юл куярга ярамый.

Төп доклад белән Горький тимер юлы баш инженеры Александр Гордеев чыгыш ясады. Террорчылыкка каршы сакланганлык чаралары турында сөйләгәндә,

Александр Владимирович бу юнәлештәге эшчәнлек турында тулы мәгълүмат тәкъдим итте. Әйтик, Әгерҗе узелы станциясе буенча ведомство сагы отряды тарафыннан тәүлек әйләнәсе эшләүче сигез пост булдырылган. Моннан тыш, полициянең линия бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан вагоннарга һәм җәяүлеләр күперенә патрульлек итү оештырылган. Вокзалда һәм вокзал алды мәйданчыгында 168 камера эшли. Барлык периметр буйлап койма төзелә, шулай тимер юл объектларын яктырту көчәйтелгән. Террорчылык янаулары очракларында нишләргә кирәклеге турында предприятие хезмәткәрләре белән өстәмә инструктажлар һәм уку тренировкалары уздырыла.

– Пилотсыз очу аппаратларын күреп алу буенча уяулыкны арттыруга, транспорт объектларында шикле затларны ачыклауга аерым игътибар бирелә, – дип ассызыклады Александр Гордеев.

Ленар Фәритович, үз чиратында, пилотсыз аппаратларны табу чараларын алу мөмкинлеген карарга, шулай ук республиканың эре предприятиеләре үрнәгендә махсус каплау экраны җиһазландырырга киңәш бирде. Александр Владимирович әлеге мәсьәләләр турында Горький тимер юлы җитәкчелеге белән фикер алышачакларын әйтте.

ФСБ вәкиле Алексей Видехин террорчылык куркынычы тудыручы затларны ачыклау буенча даими эш алып бару хакында аңлатты. Кагыйдә буларак, алар – 16 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге яшь кешеләр. Гадәттә, башлык, маска яки капюшон кигән булалар. Шартлаткыч җиһазны салу өчен үзләре белән зур сумка, рюкзаклар йөртәләр.

Алексей Видехин объектларга пропуск белән кертү режимын да көчәйтергә чакырды.

– Практика күрсәткәнчә, әлегә бу режим аксый, – диде ул. – Шикле затларның документларын, телефоннарын тикшергәндә мессенджерларын да карарга кирәк. Аларның экстремистик юнәлештәге төркем вәкилләре булулары бар.

Транспорт иминлегенә кагылышлы сораулардан соң агымдагылары каралды. Ведомствоара эшче төркемнең аерым игътибар категориясенә караучы затлар белән эшчәнлеге турында сөйләштеләр. Террорчылык идеологиясе таралуга каршы тору буенча мәгълүмати-пропаганда эше алып бару турында да фикер алышу булды. “Кибердружина” тарафыннан социаль челтәрләрне күзәтү буенча мәгълүмат тәкъдим ителде. Халык күп булган урыннарның террорчылыкка каршы сакланышын көчәйтү турында да сүз барды. Кичкетаң һәм Салагыш авыл җирлекләре башлыклары террорчылыкка каршы тору эшчәнлеге хакында сөйләделәр. Барлык сораулар буенча да тиешле карарлар кабул ителде.

Екатерина САМСОНОВА
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев