Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедән Әминә Рыкова “Минем шәҗәрәм” бәйгесендә җиңү яулады

Ул Казанда узган тантанада бүләкләнде

2нче мәктәпнең 4 сыйныф укучысы Әминә Рыкова ТРның Архив эше буенча дәүләт комитеты уздырган “Минем шәҗәрәм”–“Моя родословная” генеалогик тикшеренүләр конкурсының республика этабында җиңде. Ул Казанда узган тантанада бүләкләнде.

Бәйгедә катнашучылар үз гаиләләренең тарихына багышланган тикшеренүләрен һәм иҗади эшләрен тәкъдим иткәннәр. Әминә Рыкова, җепләрдән курчаклар ясап, гаиләсен, әби-балаларын – барлыгы дүрт буын туганын чагылдырган. Бер-берсенең кулларыннан тоткан курчаклар буыннар бәйләнешен гәүдәләндергән. 
10 яшьлек Әминә Архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова кулыннан җиңүче Дипломы һәм бүләкләр алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев