Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗедән Илһам ДАУТОВ: Балыкка йөрү кечкенәдән иң яраткан шөгылем

«Тоткан уңышның бер өлешен елга буенда ук кыздырып ашау – үзе бер рәхәт”, - ди ул

“Еллар дәвамында балыкчы өчен бөтен кирәк-яракны булдырдым. Шуңа күрә ял җиттеме, күңел табигатькә ашкына башлый. Әмма балыкка барганда берни дә фаразлап булмый. Чөнки нинди балык һәм күпме эләгәсен беркем дә алдан белми”,- ди ул. 


Никадәр тәҗрибәле балыкчы булсаң да, елга буеннан буш кул белән дә кайтып китүең бар. Әмма Илһам белән андый очракның булганы юк. 

 

“Күңел өчен бер-ике булса да балык эләгә. Ә иң зур балык кыш көне Иж елгасыннан каптырган 11 килолы чуртан булды. Тоткан уңышның бер өлешен елга буенда ук кыздырып ашау – үзе бер рәхәт”, - дип тә өсти. 


Балыкны үзенең рецепты белән өйдә дә кыздырып гаиләсен сыйларга ярата язмабыз герое. 

 

“Гомумән, балыкка йөрү – ул чын мавыгу. Бер йөри башлыйсың икән, һич туктармын димә,” дип искәртә балык тотарга яратучы шәһәрдәшебез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев