Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗегә иң оста шигырь сөйләүчеләр җыелды

Балалар китапханәсендә Г.Тукай исемендәге XV нәфис сүз бәйгесенең район туры узды

Бүген Әгерҗедә Ватанны саклаучылар, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан “Шагыйрьләр җиңү җырын язалар, халык данын яуладылар ...” дип исемләнгән республика бәйгесенең район туры узды. 

Бәйгедә 2, 3, 4нче шәһәр, Иж-Бубый, Тирсә, Көчек урта, Ямурза башлангыч мәктәбеннән 25 укучы катнашты. 
Укучылар башкаруында Муса Җәлил, Хәсән Туфан, Роберт Миңнуллин, Фатих Кәрим, Әхмәт Ерикәй, Сибгат Хәким һәм укучыларның үзләре язган шигырьләре яңгырады.

Бәйгедә катнашучыларның чыгышларына Р.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе директоры урынбасары Гөлнар Иксанова, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Наилә Харисова, район мәгариф идарәсе методисты Люция Терентьева бәя бирделәр.

Барлык катнашучыларга Дипломнар тапшырылды. 2нче мәктәптән Риназ Камалтинов, Иж-Бубыйдан Рулана Шахтина, Көчектән Софья Михайлова – җиңүчеләр. Алар Казанда узачак республика этабында сыналачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев