Әгерҗегэ кул сугышы буенча иң көчле яшь спортчылар җыелды
Ике көндә 150гә якын спортчы җиңү өчен көрәшә
Бүген шәһәребезгә Чаллы, Менделеев, Удмуртиянең Можга шәһәре, Кече Пурга районы, Кизнер шәһәреннән һәм Әгерҗедән яшь спортчылар Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булганнар хөрмәтенә узучы кул сугышы буенча төбәкара ярышка җыелды.
Бүген ярыш иң кечкенәләр арасында барды. Аларны район башлыгы Ленар Нургаянов, "Ватан уллары" төбәкара үзәк идарәсе рәисе Александр Глазистов һәм башка җитәкчеләр сәламләделәр.
Кул сугышын сайлаган малайларның көчле, үзләренә ышанган, сәламәт булып үсүләрен әйттеләр. Иң кечкенәләр арасында җиңү яулаганнар җитәкчеләр кулыннан медальләр, Грамоталар алдылар.
Беренче урын яулаганнарга Кубоклар да тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев