Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әгерҗелеләр - Әдәби марафонда

Районыбызда әлеге проектта 70тән артык актив китап укучыларыбыз катнаша

Казанда Татарстан Язучылар берлегендә Дөньякүләм "#Әдәби марафон" проектының әйдаманнары күренекле татар язучылары, галимнәр, шагыйрьләр белән очраштылар. Әлеге чарада Әгерҗе районыннан актив әйдаманнар  Миләүшә Шәйхетдинова һәм Эльмира Рәсулева да катнашты.

Алар Татнетны үстерү фонды, "#ӘдәбиМарафон" проекты җитәкчесе Раил Мәүлет улы Гатауллин һәм Язучылар берлеге җитәкчесе Ркаил Зәйдулла кулыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. 

Районыбызда әлеге проектта 70тән артык актив китап укучыларыбыз катнаша.  Китап укыган кешенең күңеле ак, тәртибе яхшы була. Чираттагы әдәби марафонга(29 нчы тапкыр уздырылучы) сафларыбызны арттырырга дигән максат куеп райондашларны да чакырып калалар. Ул 1 октябрьдән старт ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев