Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗелеләр – “Әниләр марафоны”нда

Быелгы чарада Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән 150гә якын әни катнашты

Казанда "Туган авылым" милли комплексында #әниләрмарафоны2025 йомгаклау тантанасы узды. Аны оештыручы һәм уздыручы – Көчек авылында туып-үскән якташыбыз, хәзерге вакытта Казанда журналист булып эшләүче Динара Әхмәт. Анда безнең районнан 21 көн дәвамында әлеге марафонда катнашкан район үзәк китапханәсе директоры Чулпан Нурмөхәммәтова, үзәк китапханә хезмәткәре Миләүшә Шәйхетдинова, 1нче гимназия мөгаллимәсе Әлфинә Ризванова чакырылды. 
ТР Дәүләт Советы, Татар конгрессы, Казан мериясеннән килгән вәкилләр әниләрне котлап иң изге теләкләрен җиткергәннәр. 

Спикерларның чыгышлары да бик эчтәлекле, файдалы булган. Катнашучылар зур кызыксыну белән  психолог, яшүсмерләр остазы Райнур Газизовның "Хезмәт тәрбиясе", гаилә психологы Гөлзар Вәлиеваның "Беренче урында үзең!", табиб, гастроэнтеролог Алинә Хәсәншинаның чыгышларын, Казанның Шамил мәчете имам хатыйбы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиннең "Бәхетнең биш шарты"  вәгазен тыңлаганнар. 

Оештыручылар, чарага килгән әниләрне зурлап, бүләкләр дә әзерләгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев