Әгерҗелеләр “Татарча диктант” акциясенә кушылдылар
Ул унынчы тапкыр оештырылды
Өч көн дәвамында татарлар яшәгән барлык төбәкләрдә “Татарча диктант” яздыру акциясе уза. Әгерҗелеләр дә әлеге чарага бик теләп кушылалар. Ул бүген район үзәк һәм авыллардагы китапханәләрдә үтте.
Диктант тексты итеп Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек сайлап алынган. Бөек мәгърифәтче, әдип, фольклорчының тууына быел 200 ел, – диде район үзәк китапханәсе хезмәткәре Миләүшә Шәйхетдинова.
Үзәк китапханә җитәкчесе Чулпан Нурмөхәммәтова, актив китап укучыларны, диктант язарга килгән шәһәрдәшләребезне сәламләп, уңышлар теләде.
Диктант текстын 40 елдан артык балаларга татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыткан, каләм остасы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Наилә Харисова укыды.
– Мин ун ел әлеге акциядә катнашам. Әгерҗедә татар гаиләсендә үссәм дә, татар мәктәбендә укысам да, хезмәт елларымда күбрәк русча аралашырга туры килде. Пенсиягә чыккач актив рәвештә китапханәгә йөри башладым, татар китапларын бик күп укыйм. Телгә кагылышлы акцияләрдә дә теләп катнашам, – диде милләттәшебез Зөлфия Шәмсетдинова.
Бүген район үзәк һәм авыллардагы китапханәләрдә 130га якын милләттәшебез “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Бүген, иртәгә шәһәр, һәм авыллардагы татар мәктәпләрендә 300ләп укучы һәм укытучы диктант язар дип көтелә.
14-16 ноябрь көннәрендә диктантны онлайн форматта да язарга мөмкин. Аның өчен diktant.tatar сайтында теркәлергә һәм диктант язу өчен махсус бланкны чыгарырга кирәк. Акция үткәрү көнендә катнашучылар «ТНВ-Татарстан», «ТНВ-Планета», «Хозур ТВ» телеканалларында, «Болгар радиосы»нда, балалар һәм үсмерләр өчен «САФ» радиосында яки акциянең рәсми сайтындагы туры эфирны кабызып тыңлый ала.
Билгеләрне оештыручылардан һәм diktant.tatar сайтыннан белергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев