Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗенең булачак әниләре өчен – түгәрәк өстәл

7 октябрь – Йөклеләр көне кысаларында “Өмет” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең актлар залында булачак әниләр өчен файдалы да, истәлекле дә чара – түгәрәк өстәл оештырылды

Файдалы, чөнки аларны ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина бала туу турында таныклык, башка документларны алу тәртибе белән таныштырды. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Альмира Зарипова яңа туган балаларга һәм бала тәрбияләүче гаиләләргә тәгаенләнгән чаралар һәм түләүләр турында сөйләде. 

Район үзәк хастаханәсе  психотерапевты Любовь Старикова белән бергәләп булачак әниләр өчен актуаль булган сорауларга җаваплар эзләделәр. Әйтик, “Үзегездәге иң көчле хис дип нәрсәне атар идегез?” дигән сорауга булачак әниләр “стрессларга каршы торучанлыкны”, “тормышны яратуны”, “иң авыр хәлдә дә югалып калмауны” кебек бүгенге халәтләрендә алар өчен аеруча кирәкле булган сыйфатларны атадылар. Икенче – “Ә бала тудыру йортына барганда сумкага иң беренче чиратта нәрсә салыр идегез?” дигән сорауга да төпле җаваплар әйтелде: “уңыш китерүче талисманымны”, “догаларны”...

“Балагызга нинди рухи сыйфат бүләк итәр идегез?” дигән сорауга да җаваплар кызыклы булды: “мөстәкыйльлек”, “үзгәрешләрдән курыкмау”, “башкалар турында кайгырта һәм ярату белүне”....

Район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге белгече Лилия Хуҗахмәтова булачак әниләрне бәйрәм белән котлап, матур теләкләрен җиткерде һәм район тарихы музеена, “Авангард” кинотеатрына бару өчен сертификатлар бүләк итте.

Очрашу бик тә күңелле нотада тәмамланды: булачак әниләр “Авангард” яшьләр үзәге белгечләре тәкъдим иткән мастер-класс нигезендә магнит ясадылар. Гади генә түгел, булачак сабыйларының аяк табаннары төшерелгән магнитлар иде алар. “Иң күренеп торган урынга урнаштырачакбыз бу магнитларны», – диделәр булачак әниләр.  

– Безнең яшьләр үзәгенең ишекләре һәрчак сезнең өчен ачык. Килегез, бергәләп менә шундый кызыклы чаралар оештырырбыз, – дип мөрәҗәгать итте аларга үзәк җитәкчесе Марина Михеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев