Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Әгерҗенең “Олимп” спорткомплексында Ватанны саклаучылар хөрмәтенә спорт чарасы узды

Йөзүдә ТР пенсионерлар берлегенең Әгерҗе җирле бүлеге вәкилләре дә актив катнашты

Бу хакта “Олимп” спорткомплексы хәбәр итә.

Зал Россия флагы, геройларның фотосурәтләре һәм чәчәкләр белән бизәлгән иде. 

Бәйрәм барышында батырлык турында җырлар яңгырады. Чара гомерләрен безнең азатлык өчен биргән хәрбиләргә карата тирән хөрмәт белән сугарылган иде. 

Чарага махсус хәрби операция барышында һәлак булган батырларның әниләре - Чулпан Әхмәтова (прапорщик Рөстәм Әхмәтовның әнисе) һәм Галина Окоркова (кече сержант Марат Абдрахмановның әнисе) кунак булып чакырылды. 

Йөзүдә ТР пенсионерлар берлегенең Әгерҗе җирле бүлеге вәкилләре актив катнашты, алар батырлык һәм рух ныклыгы үрнәген күрсәтте. 

Бу йөзү - спорт ярышы гына түгел, бу илебез иминлеге өчен үз гомерләрен кызганмыйча батырлык күрсәткән хәрбиләр турындагы хәтер символы.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев