Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ак гөмбә җыяр чак

Уразай – ак каеннар иле

Уразай – ак каеннар иле. Алар булган җирдә яңгырлы һәм җылы җәйдә, әлбәттә, гөмбәләр патшасы – ак гөмбә үсә. Быел яңгырлар булмады, ә шулай да күңел тыгыз тәнле, горур кыяфәтле урман сылулары белән очрашуны көтә.

Ял көннәре якынлаша башлауга уразайлылардан “гөмбә чыга башламадымы әле?“ дип кызыксынабыз. Узган җомгада “күренәләр“ дигән хәбәр алгач күңел ак каеннар арасына “очты“. 

Каен урманының саф һавасы... Андагы хозурлык, матурлык, гел үзенә дәшеп, чакырып тора. Менә алар – эшләпәләрен кырын салып, безгә "күз кысып" утыручы гөмбәләр. Качышлы уйнарга яраталар алар. Берсен өзәсең, шул арада калганнары әллә кая качып өлгерә. Эзләргә кирәк аларны. Барган саен барасы, табылган саен эзлисе килә шаян-шук гөмбә малайларын һәм кызларын.

– Гөмбә җыючылар күп, агач саен – бер кеше. Авылдашларыңны күрәсең килсә, гөмбәгә бар, диюләре рас икән. Күпләрне биредә очраттым, – дия-дия каршыбызга Чаллыдан туган авылына ялга кайткан Фәнис Миңнекәев килеп чыкты.

– Быел ныклы гөмбә сезоны башланмады әле. Ак гөмбә турында әйтүем. Гөмбә үстерә торган яңгырлар һәм җылылык бергә кирәк. Ә гөмбә яңгырлары җитми быел. Шулай да урманга барган кешенең гөмбәсез кайтканы юк. Иренмичә эзләсәң бераз булса да табыла ул.   Уразайлылар гөмбә турында сүз чыккач, “кемгә – биш, кемгә унбиш табыла“, диләр. Минеке унбишләп булды, – ди авыл кибетендә эшләүче Алсу Хәбибуллина.   

– Җәмәгатем Рәис белән йә үзем генә көнгә ике тапкыр урманнарны җәяү урап кайтам. Салагыш ягына да, Ямурзага таба да барам. Кызым Венера да гөмбә җыярга бик ярата, – ди безнең якның иң атаклы гөмбәчеләренең берсе 78 яшьлек Минҗиан апа Гарифуллина.

Каеннарны фотоларга төшерү белән мавыгып йөреп, күп гөмбә таптым дип мактана алмыйм. Әмма күңелгә бик тансык искиткеч саф урман һавасын туйганчы сулап, каен-сылулар янәшәсендә авылдашларым белән күрешеп, табигать кочагында ел буена җитәрлек илһам алып, сый-нигъмәтле туган җир урманнарына рәхмәт әйтеп саубуллаштым Уразай каеннары белән.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев