Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

"Ак калфак" оешмасы чираттагы утырышын данлыклы Иж-Бубый авылында уздырды

"Ак калфак" җитәкчесе Гөлия Хәмит кызы алдагы планнар белән таныштырды, үткән чараларга йомгак ясады

Туган телләр һәр халыклар бердәмлеге елы кысаларында "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын- кызларының Әгерҗедәге бүлекчәсе чираттагы утырышын данлыклы Иж-Бубый авылында уздырды. Башта Мөхәммәтҗан хаҗи Әхмәтҗановның торгызылган тарихи йортында булып, андагы бай материалларга, матурлыкка сокланып, музей хезмәткәрләре Алсу Фаат кызы һәм Нурия Раиф кызының шулкадәр җылы итеп каршы алуларына, бай тарихны яттан искиткеч итеп сөйләүләренә шаккатып, әле белеп бетермәгән бик күп тарихи истәлеләр белән кайттык. Зур рәхмәт аларга, дип хәбәр итә "Ак калфак" оешмасының район бүлекчәсе.

Очрашу Иж-Бубый авыл китапханәсендә дәвам итте. Китапханәче Рәфисә Мусина да безне бик матур каршы алды. Китапханәнең чисталыгы, бөтен җирдә тәртип, тематикалап ясалган китап күргәзмәләре, әдәби почмаклар, керү белән, үзенә җәлеп итә.

Әңгәмә түгәрәк өстәл артында дәвам итте. "Ак калфак" җитәкчесе Гөлия Хәмит кызы алдагы планнар белән таныштырды, үткән чараларга йомгак ясады. Әгерҗедәге "Таҗи Гыйззәт музее" җитәкчесе Илзидә Шамил кызы якташыбыз, совет драматургиясенә нигез салучы, актер, режиссёр, 37 драма әсәре язган Таҗи Гыйззәт эшчәнлегенә, иҗатына, тормышына тукталды. Музей эше белән таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев