Әгерҗе хәбәрләре

"Әгерҗе хәбәрләре" газетасы - Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Яшәеш

Ак кул таягы айлыгы бара

Ел саен Бөтенрәсәй сукырлар җәмгыяте ноябрь аенда ак кул таягы айлыгы уздыра. Ак кул таягы - сукыр кешенең эмблемасы ул. Кул таягы тоткан кешеләр урамда да, транспортта да, бина эчендә дә безгә еш очрыйлар. Алар белән очрашканда битараф кына узып китмәгез. Әгәр күрмәүче кешегә куркыныч яный икән, аңа үз ярдәмегезне...

Ел саен Бөтенрәсәй сукырлар җәмгыяте ноябрь аенда ак кул таягы айлыгы уздыра.
Ак кул таягы - сукыр кешенең эмблемасы ул. Кул таягы тоткан кешеләр урамда да, транспортта да, бина эчендә дә безгә еш очрыйлар. Алар белән очрашканда битараф кына узып китмәгез. Әгәр күрмәүче кешегә куркыныч яный икән, аңа үз ярдәмегезне тәкъдим итегез. Урам аркылы чыгарга булышыгыз, кое капкачы ачык калган икән - кисәтегез, транспортта урын бирегез.
Водоканал, җылылык һәм телефон элемтәсе хезмәткәрләре! Коеларның өстен ачык калдырмагыз йә тирә-ягын әйләндереп алыгыз. Сукыр кешенең язмышы сезнең игътибарлы булуыгызга турыдан-туры бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев