Активистлар ярминкәдә өлкәннәргә ярдәм күрсәттеләр
Яшәеш

Активистлар ярминкәдә өлкәннәргә ярдәм күрсәттеләр

Ярминкә 2 октябрьдә узды

2021 елның 2 октябрендә, шимбә көнне, Әгерҗедә ике мәйданчыкта (район Хакимияте каршында һәм үзәк мәйданда) Өлкәннәр көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Ярминкәдә "Әгерҗе яшьләре" региональ иҗтимагый оешмасы, "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия хәрәкәте район штабы активистлары катнашты.

Активистлар өлкән яшьтәге кешеләргә сатып алынган азык-төлек китерүдә ярдәм күрсәттеләр.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев