Акушерлык бүлеге шәфкать туташы Филәрә: "Безнең эштә һәр көн Яңа ел кебек"
33 ел район үзәк хастаханәсенең акушерлык бүлегендә палата шәфкать туташы булып эшләүче Филәрә ХӨСНЕТДИНОВА Яңа 2016 елны хезмәт урынында каршы алды. - Безнең эштә һәр көн Яңа ел кебек. Дөньяга сабый туу - яңа тормыш башлана дигән сүз бит. Һәр сабый гаиләгә яңа шатлык, бәхет, сөенеч алып килә, - ди...
33 ел район үзәк хастаханәсенең акушерлык бүлегендә палата шәфкать туташы булып эшләүче Филәрә ХӨСНЕТДИНОВА Яңа 2016 елны хезмәт урынында каршы алды.
- Безнең эштә һәр көн Яңа ел кебек. Дөньяга сабый туу - яңа тормыш башлана дигән сүз бит. Һәр сабый гаиләгә яңа шатлык, бәхет, сөенеч алып килә, - ди Филәрә.
Татар Чилчәсе авылы кызы Минзәләдә медицина училищесын тәмамлагач, район үзәк хастаханәсенең балалар бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башлый. 1983 елдан бирле - бала тудыру йортында. Шушы еллар эчендә аның шифалы куллары аша күпме сабый узгандыр да, күпме хатын-кызның ана булу мизгелләрен үз күңеле аша кичергәндер ул.
- Кайчак әниләр белән бергәләп көләбез, елаган чаклар да була, - ди Филәрә.
Сабый дөньяга аваз салу белән аны беренче булып кулга алучы, юындыручы, тиешле чаралар уздыручы, нәни малай һәм кызның кечкенә генә кулына туган көне, сәгате, исеме-фамилиясе, авырлыгы язылган "беләзек" тагучы - нәкъ менә Филәрә кебек палата шәфкать туташлары.
- Эшли-эшли яңа туган нәнинең ни сәбәптән елаганын да аңлый башлыйсың икән. Күпләр кечкенә бала тиктомалга да елый дип уйлый. Тик бала бер сәбәпсез генә көйсезләнми ул. Тагын бер нечкәлек: әбиләр әйтмешли, хәзер балалар "унберне бетереп" туа. Алар элеккегә караганда күпкә активрак, әйткәнне аңлыйлар кебек. Яңа туган бала берни күрми диюләре дә дөрес түгел...
Яраткан эше турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер Филәрә ханым.
- Ялларда да күңелем белән эш урынында мин. "Фәлән сабый, аның әнисе ничек икән?" дип борчылам. Төнлә уянып китсәм дә әниләр һәм бәбиләр күз алдына килә. Эш көнем җитсә, йөгерә-йөгерә барып яннарына керәм. Күргәч, тынычлангандай булам, - ди.
Менә шулай еллар узганын да сизмәгәндер ул. Шушы көннәрдә 55 яшен билгеләп үткән Филәрә ханымның теләге бер генә: "Яңа елда сабыйлар сау-сәламәт тусын, әниләре исән-имин булсын. Һәр сабый гаиләсендә көтеп алынган булсын".
Дания АБЗАЛИЕВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев