Алабугада котельнаяда авария аркасында 50 меңгә якын кеше җылылыксыз калган
Урамда зәмһәрир салкын
Алабугада котельнаядагы авария аркасында 50 меңгә якын кеше җылылыксыз калган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Кичә 14.15 сәгатьтә Алабуганың үзәк котельнаясында авария турында хәбәр килгән. Шуннан соң, котельнаяда эш тукталгач, шәһәрдә яшәүче кешеләрнең илле меңгә якын өлеше җылылыксыз калган.
Аварияне төзәтеп бетерүгә 34 кеше һәм 10 берәмлек техника җәлеп ителгән. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев