Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Алабугага Спас ярминкәсенә сез дә бара аласыз, әгерҗелеләр

Бүген Алабуга шәһәрендә өч көнгә исәпләнгән IX Бөтенроссия Спас ярминкәсе ачыла. Быел да ул Алабуганың тыюлык өлешендәге Шишкин буалары турысында, "Яшьләр" стадионында һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарында үткәрелә. Россиянең һәм чит илләрнең төрле шәһәрләреннән осталар һәм иҗат коллективлары бирегә кичә үк килә башлаган, ә палаткалар, шәһәрдәге мәйданчык бәйрәм башланырга...

Бүген Алабуга шәһәрендә өч көнгә исәпләнгән IX Бөтенроссия Спас ярминкәсе ачыла. Быел да ул Алабуганың тыюлык өлешендәге Шишкин буалары турысында, "Яшьләр" стадионында һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урамнарында үткәрелә.

Россиянең һәм чит илләрнең төрле шәһәрләреннән осталар һәм иҗат коллективлары бирегә кичә үк килә башлаган, ә палаткалар, шәһәрдәге мәйданчык бәйрәм башланырга берничә көн калгач ук бизәп куелган.

Ярминкәнең сәүдә рәтләре Вятка чабаталары, Түбән Новгород хохломасы, Оренбург шәлләре, Кировның бизәкле матрешкалары, агачтан, металлдан, сөяктән ясалган башка төр әйберләр белән чуарланган. Иртәдән бирле балалар һәм спорт мәйданчыклары эшли, милли утарлар үзләренә җәлеп итә. "Осталар шәһәрчеге"ндә сувенирлар ясау буенча мастер-класслар үткәрелә.

Ярминкә күңел ачулары программасы бик тыгыз итеп төзелгән. Анда Кыңгырау чыңы фестивале концерты, "Вдохновение" авторлык җыры фестивалендә катнашучылар, Татарстан һәм Россия төбәкләреннән иҗат коллективлары чыгышлары каралган.

6 августта биредә, Шишкин буалары турысында Россиянең кече шәһәрләре фестивале үткәрелә. 7 авгусста ярминкәнең ябылу тантанасы булачак. Нәкъ шул көнне ярминкәгә сез дә бара аласыз, әгерҗелеләр. Район тарихы музее 7 августта ярминкәгә сәяхәт оештыра. Белешмәләр өчен телефоннар: 22757, 89053713077.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев