Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ

Узган ел бу көннәрдә "Булгария" теплоходында булган фаҗига барыбызны да тетрәндергән булса, быел телевизор экраннарыннан Краснодар краенда көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су баскан шәһәр-авылларны күреп, нәтиҗәдә 200дән артык кешенең гомере өзелү турындагы җан өшеткеч хәбәрләрне ишетеп, тетрәндек. Су басу нәтиҗәсендә 35 меңгә якын кеше зур зыян күргән. Аларның 29 меңе йорт-җирсез,...

Узган ел бу көннәрдә "Булгария" теплоходында булган фаҗига барыбызны да тетрәндергән булса, быел телевизор экраннарыннан Краснодар краенда көчле яңгырлар нәтиҗәсендә су баскан шәһәр-авылларны күреп, нәтиҗәдә 200дән артык кешенең гомере өзелү турындагы җан өшеткеч хәбәрләрне ишетеп, тетрәндек.
Су басу нәтиҗәсендә 35 меңгә якын кеше зур зыян күргән. Аларның 29 меңе йорт-җирсез, мал-мөлкәтсез калган. Россия Хөкүмәте зыян күрүчеләргә беренче сәгатьләрдә үк ярдәм кулын сузса да, авыр хәлдә калганнарга ил белән ярдәм итү кебек матур гадәт элек-электән килә. Төрле төбәкләрдән Краснодар краена бәлага юлыкканнарга гуманитар ярдәм агылганда безнең район да бу изге эштән читтә кала алмый. Исегездәме, узган елгы шартлаулардан соң бөтен Татарстан безгә ярдәм кулын сузгач, барыбер җиңелрәк булган иде...
Район социаль яклау идарәсенең 5нче кабинетында Крымск шәһәрендә табигать бәла-казасыннан зур зыян күрүчеләр өчен гуманитар ярдәм оештыру пункты ачылды. Һәркем бирегә азык-төлек - макарон, карабодай ярмасы, ит һәм балык консервлары, он, шешәле су китерә ала. Моннан тыш, ирләр, хатын-кызлар, балалар киемнәре, урын-җир әйберләре (мендәр, юрган, матрацлар), сабын, кер юу порошоклары, памперслар, бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, эш бияләйләре китерергә була. Тотылган әйберләр кабул ителми.
Авыл халкы гуманитар ярдәмне авыл җирлекләре Советларына, ә Әгерҗедә яшәүчеләр социаль яклау идарәсенә китерә алалар. Хезмәт коллективларында әйбер җыюны оештырып, барысын бергә социаль яклау идарәсенә китерсәгез дә була.
Район халкы бу чакыруга битараф калмас, тиз арада мохтаҗларга кулыннан килгәнчә ярдәм итәр, дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев