Алар диңгезче булулары белән чиксез горурланалар
Мондый мөмкинлек барлык диңгезчеләргә дә бирелми
Алар икесе дә – диңгезчеләр. Берсенең хезмәт бурычын үтәгәненә 40 елдан артык, икенчесенекенә бер ел гына була әле. Икесенең дә хезмәт итү урыннары – БЧ-5. Парадта катнашу хокукына лаек булганнар. Икесе дә диңгезче булулары белән чиксез горурланалар.
Флүр ЗАРИПОВ данлыклы Кызыл Байраклы Тын океан флотында хезмәт итә. Аңа кадәр Камчаткада училищеда укып судно механигы һөнәренә ия булган егетне ай ярым укулар узганнан соң Тын океан флотының “Адмирал Сенявин” крейсерына моторист итеп билгелиләр.
– 1978-81 елларда Владивостокның Тихоокеанский поселогында хезмәт иттем. Без, диңгезчеләр, аны үзара «Тихас» дип атап йөртә идек, – дип хатирәләр яңарта.
Ярты ел Вьетнамда хәрби хезмәт узарга туры килә.
– Камрань хәрби базасында булдык. Әлеге база Көньяк-Кытай диңгезе ярында урнашкан иде. Ярты ел безнең өчен чын сынау вакыты булса да, сынатмадык. Укыдык та, алда торган бурычларны да үтәдек, – ди диңгезче.
Сынатмауның нәтиҗәсе дә күз алдында: чит илдә ярты елга сузылган хәрби хезмәте өчен “За дальний поход” билгесенә лаек була ул.
Өч ел рәттән Владивостокның Амур култыгында хәрби парадта катнашуы да аның хезмәт бурычын чын егетләрчә башкаруы хакында сөйли. Чөнки мондый мөмкинлек барлык диңгезчеләргә дә бирелми.
Тумышы белән Башкортостанның Янаул шәһәреннән булса да, хезмәт юлы Әгерҗе белән бәйле Флүр аганың. Әгерҗе станциясендә янгын сүндерү поездында эшләп лаеклы ялга чыга ул.
– Хәрби-диңгез флоты белән бәйле бер генә нәрсәгә дә битараф калалмыйм. Интернет аша хезмәттәшләрем белән аралашып яшим. Шул аралашу миңа яшәү көче бирә. Мин хезмәт иткән “Адмирал Сенявин” крейсеры да юк инде. Әмма хатирәләр – күңелнең иң түрендә. Мин совет хәрби-диңгез флоты иң югары ноктада булган елларда хезмәт итүем белән чиксез горурланам, – ди Флүр абый.
Хәрби бурычын диңгезче буларак үтәп кайтканына әле ноябрь аенда гына бер ел тулучы Тирсә егете Илфат СУНИЕВ та диңгезчеләрнең Андреевский флагын горур төстә өйләренең түрендә саклый.
– Аңа караган саен диңгез, дусларым искә төшә, – ди егет.
Ул Калининград өлкәсенең Балтийск шәһәрендә “Минск” зур десант кораблендә хезмәт итә. Аңа кадәр Архангельск өлкәсенең Северодвинск шәһәрендә ярты ел учебкада була.
– Беренче тапкыр диңгезгә чыкканда кичергән тойгыларны сүз белән генә аңлату мөмкин түгел. Бер яктан диңгезнең матурлыгы әсир итсә, икенче яктан күңелне ниндидер курку биләп ала. Әмма ул шунда ук юкка да чыга. Чөнки сынатырга ярамаганлыгын йөрәгең белән сизәсең, – ди егет. – Бәлки, кемгәдер гаҗәп булып тоелыр, әмма диңгез белән диңгез бер-берсенә һич кенә дә охшамаганнар. Әйтик, безгә ике атна дәвамында Төньяк диңгездә хәрби укулар узарга туры килде. Әлеге диңгездә дулкыннар бик гайрәтле. Ә Балтыйк диңгезе ничектер тыныч...
Илфат – хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан Санкт-Петербургның Фин култыгында узучы төп парадта катнашу бәхетенә ия булган матрос.
– Бер рәткә тезелгән корабльләр, диңгез авиациясе, җәяүлеләр колонналары – ул матурлыкны оныту мөмкин түгел. Парадта Россия Президенты Владимир Путинның катнашуы үзе бер горурлык бит! – ди егет.
Әлеге онытылмас мизгелләрне бу атнаның якшәмбесендә күңелләрендә тагын бер кат яңартырлар алар. Чөнки 26 июль – Хәрби-диңгез флоты көнендә Төньяк башкалада традицион хәрби-диңгез парады узачак. Тантаналы чарада быел да Илбашы катнашыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев