Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Алдынгы хезмәткәрләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды

Узган ел эшчәнлегенә йомгак ясалды

Аларны бүләкләү район кулланучылар җәмгыятенең узган елгы эшенә йомгак ясау киңәшмәсендә булды. 

Бүген район кулланучылар җәмгыятенең 2021 елгы эшенә йомгак ясадылар. Анда “Татпотребсоюз“ идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов, район башлыгы Азат Вәлиев катнаштылар. 

Җәмгыять рәисе Рөстәм Ваһапов җитәкчеләр һәм пайчылар алдында узган ел башкарган эшләре һәм алда торган бурычлар турында хисап тотты.

Кулланучылар кооперациясе 174 пайчыны берләштерә, 19721 кешегә хезмәт күрсәтә. Предприятие күптармаклы эшчәнлек алып бара. Бу – ваклап сату, җәмәгать туклануы, хәзерләүләр эшчәнлеге, ипи пешерү, кондитер һәм макарон эшләнмәләре, балык эшкәртү, алкогольсез эчемлекләр чыгару һәм башкалар. 

Киңәшмәдә бер төркем алдынгы хезмәткәрләр төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булдылар.

Район кулланучылар җәмгыяте идарәсе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.  

«Татпотребсоюз» идарәсенең Мактау грамотасы белән:
САДЫЙКОВА Гөлнара Рамил кызы  – сатучы.
ИСЕНБАЕВА Галина Николаевна – сатучы.
БАЛТИНА Эльмира Манулетовна – «Икмәк-азык комбинаты» эшчесе.

Район башлыгының Мактау грамотасы белән:
ОГАНИСЯН Эдик Володяевич  – хәзерләүче.
СӘЙФЕТДИНОВА Лариса Низамбетдин кызы – сатучы.
ӘХМӘТШИНА Лилия Таһир кызы – «Икмәк-азык комбинаты»ның ипи пешерүчесе.

Район башлыгының Рәхмәт хаты белән:
ХУҖИНА Альбина Әнвәр кызы – “Красноборский“ кулланучылар җәмгыяте баш бухгалтеры. 
САДЫЙКОВ Раиф Рәмзи улы – машина йөртүче. 
ВӘЛИЕВА Гөлсинә Сәлим кызы – «Икмәк-азык комбинаты» хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев