Әлфия Мөстәхимова: «Мин ел әйләнәсе үзебезнең “Орешник” ял паркына җәяү йөрергә чыгам..»
Сораштыру
Көзнең беренче аена аяк бастык. Башка ел фасылларыныкы кебек үк, аның да үзенә генә хас матурлыгы бар. Ә сез көзне яратасызмы? Газета укучыларыбызга әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Әлфия МӨСТӘХИМОВА, район үзәк хастаханәсенең терапия бүлекчәсе өлкән шәфкать туташы, Әгерҗе шәһәре:
– Мин ел әйләнәсе үзебезнең “Орешник” ял паркына җәяү йөрергә чыгам. Һәр көнне иртән эшкә киткәнче, ун мең адым ясыйм. Көз көне анда йөрергә аеруча яратам. Салкынча иртәдә урман юлыннан атлау тулысынча йокыдан уянырга ярдәм итә, кәефне күтәрә. Кайчак юлда тиен дә очрап куя. Аның җәлт кенә агачка менеп китүен күргәч, үзеннән-үзе елмаеп куясың.
Яфрак коелган мәлдә йөрүе бигрәк тә күңелле. Аларның бөтерелә-бөтерелә җиргә төшүен күзәтеп, тиешле араны узганыңны сизми дә каласың. Ә яфрак келәмен ерып атлаганда кыштырдаулары күңелгә үзгә рәхәтлек, тынычлык өсти. Көзге паркта йөрергә сез дә чыгыгыз, хөрмәтле шәһәрдәшләрем. Беренчедән, бу сәламәтлек өчен бик файдалы булса, икенче яктан, көзге кәефне күтәрү өчен менә дигән чара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев